Сөйкидә "Булгария" һәлакәтенең биш еллыгына багышланган матәм чаралары узды

2016 елның 10 июле, якшәмбе

Бүген Кама Тамагы районының Сөйки авылында, Идел ярындагы мемориаль комплекста "Булгария" һәлакәтенең биш еллыгына багышланган матәм чаралары узды.

Фаҗигадә исән калучылар һәм һәлак булганнарның туганнары өчен чаралар урынына Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яныннан автобуслар йөрде.

Кама Тамагы районында теплоход һәлакәте корбаннарын искә алу чарасына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең кече суднолар буенча ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов, шулай ук Иделдә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү операциясендә катнашкан янгын сүндерү хезмәткәрләре һәм коткаручылар катнашты. Матәм митингына Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларыннан фаҗигага битараф булмаучылар килгәннәр иде.

Корабль баткан урынга каршы якта часовня һәм мәчет төзелүенә 4 ел. Комплекста урнашкан хәтер дивары монолит бетоннан эшләнгән, гранит белән капланган. Аңа баткан “Булгария” теплоходы сурәте төшерелгән һәм алтын хәрефләр белән 122 һәлак булучының исеме язылган. Мемориалга чәчәкләр, балалар уенчыклары һәм фаҗига корбаннарының фотолары куелган.

Искәртеп үтик, 1955 елда Чехославакиядә төзелгән ике палубалы "Булгария" дизель-электроходы 2011 елның 10 июлендә Идел ярыннан 3 км ераклыкта батты.  Фаҗига вакытында теплоходта барган 201 кешенең 122се үлде, капитан Роман Лизалин җитәкчелегендәге «Арабелла» теплоходы экипажы 79 кешене коткарды. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә төрле министрлыклардан һәм ведомстволардан 2500дән артык кеше, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 500дән артык кеше, 80 берәмлек диярлек техника җәлеп ителде.

“АргоРечТур” ҖЧҖ директоры, “Булгария” субарендаторы Светлана Инякина, “Булгария” дизель-электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитов, Идел буе дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелегенең Идел буе идарәсе Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиев, бу бүлекнең элеккеге баш инспекторы Владислав Семенов, " Россия елга регистры” ФДУ Кама филиалының Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашовка карата җинаять эше ачылды.

Бу эш Казанның Мәскәү районы судында каралды. Кулга алынган биш кеше дә гаепле дип табылды һәм хөкем ителде. Алар тиешле җәзаларын үти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International