Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шоколад көненә багышланган "Татлы әкият" чарасы узды.
Тәрбияләнүчеләр саф һавада әкияти квестта катнашты. Шулай ук, үзәк карамагындагылар шоколад ясау турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белде.