Балтачның "Наз" үзәгендә тернәкләнүчеләр хәйрия концертында булып кайтты

2016 елның 8 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Балтачның “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Ор авылында узган хәйрия концертын күрү бәхетенә иреште.

Альберт Асадуллин - Рәсәйнең атказанган, Татарстанның  халык артисты, илебезнең  һәм чит илдәге  күптөрле җыр һәм театр конкурслары  лауреаты. Концертта ул үзенең яраткан җырларын: “Бәхетле мизгел, бәхетле сәгать”, “Бетми торган юл”,  һ.б.

Талантлы артистның моңлы, талгын  җырлары тернәкләнүчеләрнең күңелендә матур истәлек калдырды. Концерт ахырында Альберт Асадуллин бөтен тамашачыларга сәламәтлек теләп, һәрвакыт көр күңелле булып, шатланып яшүләрен теләде.

Белгечләр фикеренчә, әлеге чаралар тернәкләнүчеләрнең күңелен күтәреп кенә калмый, тернәкләнергә бик уңай мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International