Казанның Авиатөзелеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Казан шәһәре Авиатөзелеш районындагы "Бердәм Россия" партиясенең беренчел бүлекчәсе ярдәмендә, гаилә белән «Кинлекләрдә бергә йөрергә күңелле» дип аталган кумәк сәяхәт оештырылды. Әлеге гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чарада социаль хезмәт курсәтугә мохтаҗ дип танылган, балалары булган гаиләләр катнашты.
Чара барышында Авиатөзелеш районында яшел зонаны жыештыру буенча экологик акция уздырылды, саф һавада уеннар, атта йөрү һәм чәй өстәле оештырылды. Кечкенә катнашучылар уеннарда, интеллектуаль конкурсларда актив катнашты, табышмакларга җавап бирде һәм үзләренең яраткан җырларын җырлады.
Барлык катнашучыларда да атта йөру аеруча зур тәэсирләр уятты. Балаларга истәлекле бүләкләр һәм призлар, һәр яшүсмергә экологик акциядә катнашуы турында сертификат бирелде. Саубуллашыр алдыннан, гаилә сәфәрендә катнашучылар бер-берсенә иминлек, тынычлык, җәйге каникулда кунелле яллар теләде һәм бик күп уңай эмоцияләр туплады.