Чирмешән районының “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре гаилә, аналар һәм балачакны яклау буенча акция оештырды.
Аның барышында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үтеп баручыларга буклетлар һәм белешмәлекләр таратты. Ә бәйрәмдә катнашучы кече яшьтәгеләрне татлы бүләкләр белән сыйлады.