“2013-2017 елларда балалар ихтыяҗында Татарстан Республикасының гамәлләр стратегиясе” кысаларында Мәскәү районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Йөземкәй” клубының чираттагы “Аквагрим” дәресе үткәрелде. Аны мәдәни оештыручылар һәм психологлар алып барды.
Дәреснең төп максаты: балаларның аналитик сәләтләрен, креативлык дәрәҗәсен һәм фикерләвен үстерү, иҗади мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру.
Дәрес барышында балалар “Аквагрим” сәнгатенең барлыкка килү тарихы һәм аның бөтендөнья халыклар мәдәнияты өчен булган әһәмияте белән танышты; махсус буяулар ярдәмендә төрле мультфильмнар, әкиятләр һәм фантастик фильмнардан үзләренең яраткан персонажларының нәфис бизәкле битлекләрен ясады.
Дәрестә катнашучыларның кайберләре үз кичерешләре аша, үз карашлары яссылыгында әкиятләр өчен өр-яңа уңай персонажлар, уңай шәхес образлары уйлап табуда осталыкларын сынап карады.
Оештыручылар сүзләренә карагандаа, үткәрелгән чара балаларның психоэмоциональ халәтен тотрыкландыруга, үзләренең хис-тойгыларын символик һәм вербаль чаралар ярдәмендә чагылдыру сәләтен үстерүгә мөмкинлек бирә.