Россия почтасы көненә багышланган чара Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узды.
Әлеге чара үзәктә тәрбияләнүчеләрне һөнәрләр һәм белгечлекләр белән таныштыру максатыннан оештырылды.
Чарада балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышты. Һөнәрләр турында шигырьләр сөйләде, конкурсларда катнашты, табышмакларга җавап бирде.