Аксубайның "Наз" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләр белән "Гаилә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырды.
Чарага халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, матди түләүләр, пенсия фонды бүлегенең әйдәп баручы белгечләре чакырылган иде.
Киңәшмәдә 10 гаилә катнашты. Алалр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, проблемалары белән уртаклашты.