Аксубайның "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар үтте.
Шулай итеп, социаль-тернәкләндерү бүлегендә бу бәйрәмгә багышланган күңелле чара оештырылды.
Бәйрәм чәй өстәле артында башланды. Аннан соң хезмәткәрләр һәм үзәк карамагындагылар Мәдәният йортында концерт карап кайтты.