Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Ком сарае" дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсы узды.
Учреждение педагогы Галина Волкова билгеләп үткәнчә, приютта тәрбияләнүчеләр конкурсларга бик җитди карады, аларны намус белән башкарып чыкты.
Биредә һәр бала үзенең сәләтен ачты, иҗат итте.