Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик чаралар узды.
Биредә үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Мәхәббәтне сакларга өйрән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать оештырылды. Катнашучылар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белде, "Мәкальне дәвам ит" викторинасында катнашты.
"Миләшкәй" декоратив-кулланма иҗат түгәрәгендә карамактагылар "бумагопластика" техникасында ромашка ясады.