Дәүләт хезмәтләре порталында яңа гына барлыкка килгән электрон сервис танылганлык алды. Бу балалары мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы оешмаларда тәрбияләгән өчен әти-әниләр компенсациясе.
Беренче атна барышнда ган 1 143 гариза килгән. Шуларның 556сы компенсациянең төп өлеше өчен гариза, 587се - өстәмә өлеш өчен.
Субсидияләр алуга гариза бирү өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинет булдырырга кирәк. Шуннан соң Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет булдырып, персональ мәгълүматларны саклау шарт. Бу Иденфикация һәм аутенфикация бердәм системасында авторизация өчен кирәк. РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүне раслый торган СМС-хәбәр килгәннән соң, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү мөмкин булачак.