Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Гаилә традицияләре" бәйрәм кичәсе узды.
Махсус бу чара өчен балалар әти-әниләре белән берлектә "Гаилә агачы" тематик фотокүргәзмәсен оештырды. Бәйрәм вакытында шулай ук күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү узды.
Бәйрәм ахырында балаларны туңдырма белән сыйладылар һәм барлык кунаклар истәлеккә гомуми фотографиягә төштеләр.