Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Сарманның "Шәфкать" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үрнәк гаиләләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Биредә шулай ук иреклеләр үзәге волонтерлары, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Бу көнне Хуснуллин, Шакиров, Азиханов, Зәкиевлар гаиләләренә кечкенә бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Үз чиратында, гаиләләр бәхетле тормыш итүнең нечкәлекләре белән таныштырды, тәҗрибәләре белән уртаклашты.