Бүген Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Шәвәлиева "М.И.Г." отряды волонтерлары белән берлектә "Иң кыйммәтлесе – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык!" акциясен үткәрде.
Әлеге чараның максаты - район халыкының игътибарын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә тарту, гаилә кыйммәтләрләре хакында искәртү.
Биредә волонтерлар үтеп баручыларга бәйрәмнең идеясе хакында сөйләде, бистә халкын бәйрәм белән котлап уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде.
Акция барышында бәйрәм символы булган 50 тасма һәм шар таратылды.