Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары тарафыннан социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләр өчен «Әти-әни мәхәббәтенең чагылышы» дип исемләнгән чара оештырылды.
Эш барышында балигъ булмаганнар белән «Нәрсә ул гаилә? Ни өчен гаиләдә яшәргә яхшы?» темасы турында фикер алышу уздырылды. Биредә укучылар уз фикерләрен актив рәвештә житкерде һәм гаилә – ул бер-берсен яратучы, бер-берсе турында кайгыртучы якын кешеләр, алар һәрвакыт авыр минутта ярдәм итәргә әзер торучылар, тормышның бәхетле мизгелләрен булешуче кешеләр дигән нәтиҗәгә килде. Фикер алышу нәтижәләре буенча әти-әниләренә балалар тематик рәсемнәр бүләк итте.
Шул ук вакытта ата-аналар «Турыдан-туры консультант» исемендәге хокук кабинетының эшендэ катнашты. Анда «Белергә» юридик үзәгенен квалификацияле юристыннан бушлай консультация алу мөмкинлеге тудырылды.
Шулай ук, гаилә конфликтларын профилактикалау буенча «Анла мине» дип аталган психологик уенда катнашу - әти-әниләр һәм балалар арасында гармонияле мөнәсәбәтләр төзү буенча гамәли күнекмәләр алырга юл куйды.