Түбән Каманың "Балкыш" приюты карамагындагылар өчен гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган чара оештырдылар

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды. 

Чара кызыклы презентация белән башланды. Аның барышында балалар православие диненең гаилә һәм никах яклаучылары - Петр һәм Февронией Муромскийлар белән танышты. 

Төрле конкурслар һәм күңелле эстафеталар аша  приют педагоглары малайларда һәм кызларда гаилә кыйммәтләренә хөрмәт уятырга тырышты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International