Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Эльвира Әхмәдуллина һәм Гөлшат Сәлахова "Романтик" балалар сәламәтләндерү лагерында булып кайтты. Алар биредә "Ромашка бүләк ит" дәресе уздырды.
"Волонтер" үзәге активистлары белән берлектә педагоглар балаларга кәгазьдә мәхәббәт һәм тугрылык символлары – ромашка ясарга ярдәм итте.