Гаиләләр өчен чара Яр Чаллының тернәкләндерү үзәгендә узды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

"Кояшкай"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган мавыктыргыч чара үткәрде. 

Бәйрәмнең максаты балаларда үз гаиләсе һәм якын туганнарына карата  мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. 

Балалар әти-әниләре белән берлектә  дәртле җырлар башкарды, спорт ярышларында, уеннарда һәм викториналарда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International