Ботенросссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен игелекле мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды. Әлеге чараларның максаты гаиләләрне ныгыту, аларны бердәм актив һәм позитив ялга җәлеп итү.
Шулай итеп, Казан шәһәренең Киров районында әлеге бәйрәмгә багышлап "Әти, әни һәм мин – дус гаилә!" дип исемләнгән ишегалды уеннары оештырылды. Чара "Гаиләне нәрсә дус һәм тату итә?" дигән интервьюдан башланды. Гаиләләр бер- берсе белән ныграк танышканнан соң, "Бер кеше барсы өчен дә!", "Кичү", "Сораулы таҗлар", "Мине аңла", "Көйне танып бел", "Күңелле старт" кебек уеннарда актив катнашып, үзләренә уңай эмоцияләр алды.
Чара "Минем гаилә" дигән темага багышланган рәсем конкурсы белән тәмамланды. Конкурс барышында яшүсмерләр әти- әниләре белән берлектә гаилә, мәхәббәт, тугрылык символларын һәм үзләренең хыялдагы йортларын сурәтләде.
Уздырылган чара балаларга һәм аларның ата–аналарына бер–берсен яхшырак аңларга, гаиләдәге һәркемнең фикерен тыңларга өйрәнергә кирәклеген аңларга ярдәм итте.