Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Авыл халкын эш белән тәэмин итү. Төрле категория гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итү буенча булышлык күрсәтү программаларын һәм чараларын гамәлгә ашыру" темасына багышланган киңәшмә узды.
Чарада Әлмәт районы башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - эш бирүчеләр катнашты.