Әлмәттә вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясадылар

2016 елның 8 июле, җомга

Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм барлык эшсезлә өчен вакансияләр ярминкәсе узды.  

Әлеге ярминкәдә 12 оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре вакансияләр тәкъдим итте.

Биредә 80нән артык кеше катнашты. Шуларның 10сы алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды, 7се халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим итүче курсларда уку теләге беледерде, 5 кеше һөнәри юнәлеш билгеләүче тест узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International