Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Казан предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады.
Шулай итеп, ҖЧҖ "Фон-Строй" 286 хезмәткәренә 1033 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.