Чистайның "Юлдаш" интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар арасында җыр бәйгесе узды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Чистайның "Юлдаш"  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында зональ вокал конкурсы узды. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында оештырылды.

"Юлдаш" интернат-йорты директоры Елена Четырчинская барлык катнашучыларны  якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Катнашучыларга җиңүләрен теләде, жюри әгъзаларына һәм конкурста актив катнашканнарга рәхмәтен белдерде.

Бу бәйгедә социаль хезмәт күрсәтүче өч учреждение катнашты. Биредә катнашучылар сәләтләрен дүрт номинациядә сынады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International