Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә традицион Нептун көнен бәйрәм иттеләр.
Балалар өчен әзерләнгән барлык уеннар, конкурслар һәм биремнәр су темасына багышланган иде. Бу бәйгеләрдә балалар бик теләп һәм актив катнашты. Чара ахырында су пистолетлары белән атышлы уйнады.