Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мәчеткә экскурсия оештырды.
Чараның максаты гаилә институтын пропагандалауга юнәлтелгән иде. Биредә 30 дан артык егет һәм кыз катнашты.
Мәчеттә балаларны Абдул Хәким хәзрәт каршы алды. Ул балаларга аңлаешлы рәвештә кеше тормышында гаилә роле турында аңлатты. Һәр кешене кызыксындырган сорауга җавап бирде.