2016 нчы елның 5 нче июль көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15393 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 71 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,75% күрсәткечендә саклана.
Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 33440ка тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3031 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 471 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 229ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 59 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.