Эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган 74 татарстанлы эшсез дип танылды

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

29 июньнән алып, 5 июльгә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 74 кеше, шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 54 кеше. 

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән китүчеләр саны түбәндәгечә билгеләнә:

дәүләт хезмәтендә –39, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагында – 25, транспорт һәм элемтә өлкәсендә – 21, финанс эшчәнлегендә – 23, белем бирү  өлкәсендә – 22, төзелештә – 22,   коммуналь хезмәтләрдә – 23,  сәламәтлекне саклауда – 7, файдалы казылмалар табуда – 8, авыл хуҗалыгында – 12, энергетика тармагында – 8, кунакханә бизнесында – 6.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International