2016 нчы елның 5нче июль көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2007 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 32 кешегә кимрәк.
Эшсезләр саны Алабуга, Түбән Кама, Кама Алынында, киресенчә, артты. Соңгы мәгълүматларга караганда, бу мәшгульлек үзәкләрендә 419,1219 һәм 227 эшсез кеше исәптә тора.
Чистай һәм Яшел Үзәндә эшсезләр саны үзгәрмәде.