Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Идел буе районы социаль яклау бүлегендә "Мәскәү – Владивосток" автомобильләр узышы кысаларында "Инвалидлар арасында эшмәкәрлек - мөмкинлекләр спектры" түгәрәк өстәле узды.
Исегезгә төшерәбез, яшь инвалидлар оешмалары Ассоциациясе Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать Палатасы ярдәме белән 4 июльдән 31 июльгә кадәр Мәскәү – Владивосток автомобильләр узышы оештыра. Узышның катнашучылары - гадәти яшьләр белән бергә инвалидлыгы булганнар.
Киләсе түгәрәк өстәл Самарада булачак. Автомобильләр ярышында катнашучылар, шулай ук Уфа, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Омск һәм башка субъектларының башкаласында булып кайтачак. Автомобильләр ярышы Владивостокта 1 августта тәмамлана.