1нче июльдән Дәүләт хезмәтләре порталында яңа электрон сервис барлыкка килгән иде. Бу Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында балалары мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы оешмаларда тәрбияләгән өчен әти-әниләр компенсацияне.
3 көн эчендә Дәүләт хезмәтләре порталы аша 303 гариза килгән. Шуларның 145е компенсациянең төп өлеше өчен гариза, 158е - өстәмә өлеше өчен.
Субсидияләр алуга гариза бирү өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинет булдырырга кирәк. Шуннан соң Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет булдырып, персональ мәгълүматларны саклау шарт. Бу Иденфикация һәм аутенфикация бердәм системасында авторизация өчен кирәк. РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүне раслый торган СМС-хәбәр килгәннән соң, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү мөмкин булачак.