Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында берничә предприятиедә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла башлады. Алар арасында АҖ "Татфлот", ҖЧҖ "Чулман Органик Төркемнәре" ҖЧҖ "Камгэсстрой", ГБУ "Болгар урман хуҗалыгы".
Шулай итеп, әлеге предприятиеләр 1755 хезмәткәр алдында 20 718,47 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.