"Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр кунаклар кабул итте

2016 елның 1 июле, җомга

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр кунаклар кабул итте. Алар янына Казан шәһәреннән «АС АТМ» компаниясе хезмәткәрләре кунакка килде. Балалар өчен алар төрле әйберләр ясау буенча иҗади чаралар үткәрде. Кунаклар балалар белән берлектә интеллектуаль уеннарда да ярышты.

«Шатлык» приюты җитәкчеләре «АС АТМ» компаниясе хезмәткәрләренә, балаларга бүләкләр һәм бик күп күңелле минутлар, хәтирәләр бүләк иткәннәр өчен бик зур рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International