Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Сабантуйны бәйрәм иттеләр.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, әлеге традицион бәйрәм балаларда милли мәдәниятне формалаштыруга, татар халкының традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләрүгә йогынты ясый, балаларның иҗади сәләтләрен ача.
Бу матур бәйрәм ярышларда катнашканнарны бүләкләү һәм чәй өстәле артында сыйлану белән тәмамланды.