Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яңа электрон сервис барлыкка килүе хакында хәбәр итә.
Бу Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында балалары мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы оешмаларда тәрбияләгән өчен әти-әниләр компенсацияне.
Субсидияләр алуга гариза бирү өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинет булдырырга кирәк. Шуннан соң Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет булдырып, персональ мәгълүматларны саклау шарт. Бу Иденфикация һәм аутенфикация бердәм системасында авторизация өчен кирәк. РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүне раслый торган СМС-хәбәр килгәннән соң, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү мөмкин булачак.
Билгеләп үтик, бүгенге көндә Дәүләт хезмәтләре порталында социаль яклау өлкәсендә 9 хезмәт күрсәтелә.