Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр Сабантуйда катнашты

2016 елның 1 июле, җомга

Бүген Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли музее белгечләре белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган Сабантуй бәйрәме үткәрде. 

Бу чарада 50 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Оештыручылар төрле конкурслар, викториналар һәм музей буйлап экскурсия оештырды. Кечкенә катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм якты тәэсирләр туплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International