Шушы көннәрдә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге белгечләре Казан федераль университеты студент-волонтерлары белән берлектә Алексеевскның "Кайгырту" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында эш формаларының яңа алымнарын тәкъдим итте.
Катнашучыларга биредә социаль технологияләр турында сөйләделәр. Шулай ук белгечләр приютта яраклашу өчен ярдәм итә алырдай бию-уен тренинглар уздырды.