"Безнең кадерле ветеран" акциясен тормышка ашыру сораулары буенча Лениногорск районында фикер алыштылар

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Кичә "Безнең кадерле ветеран" проектының икенче этабын тормышка ашыру кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,  "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советы Президиум әгъзасы Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан Юлия Абдреева Лениногорск районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорттында булып кайтты. 

Әлеге учреждениедә 75 кеше яши, шуларның 6сы әлеге проект эшчәнлегенә эләгә. Бүген алар бер яки ике кешелек бүлмәләрдә яши. Бүлмәләр ремонтланган, яхшы җиһаз, көнкүреш техникасы белән булдырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International