Яр Чаллының "Асылташ" приюты карамагындагылар өчен кызыклы чара оештырдыдлар

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асыташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Күңелле җәй иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үтте. 

Чарада иң кечкенә балалардан алып, өлкән группа малай-кызларына кадәр катнашты. Алар капчык киеп йөгерү, гөмбә җыю, чүлмәк вату кебек уеннарда көч сынашты.  Асфальтта рәсем ясап,  иҗатка осталыкларын күрсәтте. 

Таләпчән жюри конкурслар оештыру артыннан күзәтеп, баллар санады, нәтиҗәләр чыгарды. 

Бәйрәм ахырында җиңүчеләргә кыйммәтле призлар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International