Бөек Ватан сугышы башлануын искә алып Питрәч районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе “Ленинград блокадасы” дигән темага презентация күрсәтте.
Ул баларга немец гаскәрләре ленинградлыларны ничә көн блокадада тотулары турында сөйләде. Блокадада 2 млн. 544 мең кеше кала, алар арасында 400 мең бала да була.
Балалар блокада вакытында коры сөяккә калган кешеләргә карап, болай дип әйттеләр: “Ярый әле без тыныч тормышта яшибез! Бу мәшһәрләр безгә кагылмый. Безгә боларны күрергә язмасын иде”.