Бүген Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шәһәр паркында "Олимпия стадионы" дип исемләнәгн спорт чарасы оештырды.
Бу чарада балигъ булмаган 12 бала катнашты. Чара күңелле күнегүләр эшләүдән башланды. Аннары, ике командага бүленеп, малайлар һәм кызлар эстафеталарда катнашты.
Ахырда балалар акбур белән рәсемнәр ясады.