Кичә Яңа Чишмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада районның 5 оешма вәкиле катнашты.
Эшкә урнашырга теләүчеләргә эш бирүчеләр 21 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Алар арасында: автомобиль йөртүче, тракторчы, ветеринария табибы, пешекче, зоотехник, аккомпаниатор, табиб, клуб мөдире һ.б.
Мини-вакансияләр ярминкәсендә 34 кеше катнашты. Чара йомгаклары буенча 4 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.