Җәмәгатьчелек игътибарын балалар куркынычсызлыгы проблемаларына тарту, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искәртү максатыннан Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Юлда балалар куркынычсызлыгы" дип исемләнгән Бөтенроссия ирекле интернет-акциясендә катнашты.
Бу чарада катнашыр өчен интернет-сервисның шәхси кабинетында бер яки берничә гамәл башкарырга кирәк иде. Балалар, акция шартларын үтәп, барлык биремнәрне дә башкарып чыкты.