Социаль хезмәткәрләр җыелышы Сарманның «Шәфкатъ» үзәгендә үтте

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Кичә Сарман районының «Шәфкатъ» комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләрнең чираттагы утырышы узды.

Директор урынбасары Эльмира Ибраһимова федераль ташламадан файдаланучыларның социаль пакет алу, инвалидлар тарафыннан 1 октябрьгә кадәр гариза тутыру тәртибе турында аңлатмалар белән чыгыш ясады. 

Социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе  Гүзәл Рәфыйкова узган аттестациягә йомгак ясады, бүлекнең оештыру мәсьәләләрен атады. Шулай ук социаль хезмәткәрләр арасында куркынычсызлык техникасы буенча планнан тыш инструктаж  үткәрелде. Җыелышта катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Үзәк директоры Гөлнара Хуҗина учреждение хезмәткәрләренә грамоталар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International