Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Пертра" һәм "ДОН" махсуслаштырылган тернәкләндерү җиһазлары сатып алынды. Җайланмалар инде файдалануга да кертелде.
Биредә учреждение психологы даими рәвештә индивидуаль һәм төркем дәресләр үткәрә. Аның сүзләренә караганда, "Пертра" җыелмасы кул белән тоемлау хисен киңәйтергә, игътибарны яхшыртырга мөмкинлек бирә. Ә махсус тренажер "ДОН" пациентларның көнкүреш күнекмәләрен һәм вак моторикасын үстерә.