Июльдә татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә.
Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында" Законы нигезендә Ураза тәмамлану - бәйрәм көн дип исәпләнә.

Гореф-гадәтләр һәм ай календаре нигезендә Ураза тәмамлануны бәйрәм итү көненә туры килгән көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.  2016 нчы елда Татарстан Республикасы Президентының 2016 нчы елның 11нче июненнән № УП-525 нче номерлы "2016 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү  турында" Указы нигезендә Ураза бәйрәм 5нче июльгә туры килә.
Шулай итеп, 2016 нчы елның 5 нче июле ял көне булып санала, 4 нче июль көнендә эш сәгате бер сәгатькә кими.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International