Кайбыч районында яшәүче балалар Казанда экскурсиядә булып кайтты

2016 елның 2 июле, шимбә

Кайбыч районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Олы Кайбыч мәктәбе базасында эшләп килүче мәктәп лагерында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырды. Экскурсия кысаларында төрле категория гаиләләрдән булган 27 бала Казан шәһәрендә булып кайтты.

Балалар өчен бәйрәмне "Наз" иҗтимагый хәйрия фонды һәм ТМТV Казан телевидениесе оештырды. Биредә малайлар һәм кызлар мультфильм карады, зоопаркта булды.

Чара ахырында һәр балага истәлеккә китаплар һәм тәм-томнар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International