Балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы чаралар Буаның "Гармония" үзәгендә узды

2016 елның 2 июле, шимбә

Буаның “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Чайка” лагеренда  наркотиклар куллануга каршы чара үткәрде.

Социаль педагоглар һәм психологлар  балаларга наркотиклар куллануның кеше сәләмәтлегенә нинди зыян китеруе һәм сәләмәт тормыш алып баруының уңай якларын аңлатты. Биредә шулай ук балар белән төрле җитез уеннар оештырылды.

Белгечләр билгеләвенчә, мондый чаралар баларны бер-берсе белән берләштерә.

Чара ахырында балаларга төрле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International