Шушы көннәрдә Яңгул авылында яшәүче Наилә Баһаветдиновага 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Энҗе Мөхәрләмова, җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш” җәмгыяте кадрлар бүлеге мөдире Розалия Гыйлмановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.