Зәйнең "Шатлык" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара үткәрде. Максаты - балигъ булмаганнарда Муса Җәлил һәм якташлары тормышы үрнәгендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.
Биредә социаль яраклашуда кыенлык кичергән 18 яшүсмер катнашты.